Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала.

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр   район балалар китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Безне анда китапханә хуҗабикәсе Закирова Л.М. каршы алды. Ул балалар язучылары  К.Чуковский,С.Маршак,С.Михалков,А.Барто,Г.Тукай,А.Алишларның әсәрләре буенча  викторина-уен уздырды. Бик кызыксынып яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International