Җәй – кызыклы китаплар уку өчен дә иң уңай вакыт. Балаларга җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәрү , иҗади сәләтләрен ачу өчен кызыклы акцияләр ярдәм итә. Җәйге каникул көннәрендә Айдар авыл китапханәсе “Китапларга каникул юк!” дип исемләнгән җәйге уку акциясе игълан итте. Җәй буе дәвам итүче бу акциядә китап укырга яратучы һәркем катнаша ала. Китапханәдән һәр укучы кирәкле китап белән китсен өчен, китапханәдә кызыклы китап күргәзмәләре эшли. Без ышанабыз - сез безнең чын дуслар булып, җәйге ялыгызны яхшы китап белән уздырырсыз дип. Сезнең җәй китаплы, җылы булсын!