2018 ел урып-җыю эшләренә хәм җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерү максатыннан, район хуҗалыкларында конкурс булып узачак.

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

         2018 елның 23нән 25 июльгә хәтле район хуҗалыклары арасында 2018 ел урып-җыю эшләренә хәм җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерү максатыннан, конкурс булып узачак.

          Тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгының  механизация хәм игенчелек бүлегеннән,Татарстан Республикасы үзйөрешле  машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек   итү идарәсеннән, Авыл хуҗалыгы идарәсеннән хәм агрофирма оешмаларыннан белгечләр катнашачак.

         Конкурста комбайннар 18 өлештән торган күрсәткечләр белән бәяләнеп  тикшереләчәк. Конкурска хәтле районның барлык комбайннары да техник торышын күзәтү узачак хәм шулай ук бер бөртектә икмәкне югалтуларсыз,  түкми-чәчми җыеп алу максатыннан районның хәрбер комбайны контроль  суктырып каралачак. Шулай ук, конкурста икмәкне ташу өчен биек бортлы  хәм герметизацияләнгән үзйөрешле техниканы, амбар хуҗалыгын (икмәк  саклау складларын, киптерү машиналарын, икмәкне чистарту хәм аралау  линияларын), үлчәү җайланмаларын, җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген, техник хезмәт күрсәтү вакытында хәм урып-җыю вакытында комбайнерларга матди кызыксындыру чаралары тикшереләчәк.

          Урып-җыю кампаниясе вакытында техник хәм янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә зур игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International