14 нче июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында гадәттәгечә XIX республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале булып узды.

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу масштаблы фестивальдә  актив катнашты. Субаш авыл мәдәният йорты «Керәшен өен» этник стилендәге бизәүдә иң матуры дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде.  Ә «Нардуган» керәшен халык фольклор  ансамбле, Республиканың төрле почмакларыннан килгән коллективлар  белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International