16 июль көнне “ Патриот” хезмәт һәм ял лагерында ял итүче балалар Татарстан республикасында Рус география җәмгыяте вәкилләре белән очраштылар. Татарстан республикасында Рус география җәмгыяте председателе урынбасары А.Ю. Агарков җәмгыятьнең эшчәнлеге һәм экологик конкурслар белән таныштырды. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Иң актив катнашучылар футболкалар белән бүләкләнде.