«Семицветик»

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торган балалар белән дәрес үткәрделәр.  Дәреснең максаты: балаларга тирә-юньне яратуны формалаштыруда ярдәм итү. Педагог фикерләү сәләтен арттыру һәм бирелгән командалар буенча бинада дөрес хәрәкәт итүне формалаштыру максатыннан “Уенчыкны эзләп тап” дип аталган уен үткәрде. Соңрак педагог сабын күбеклэре күпертте, балалар күбек булып очып уйнадылар. Дәрес ахырында балалар педагогтан йөрәк формасында бүләк алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International