Иң элек балалар үзләренең белемнәрен җәй айлары һәм үсемлекләр турындагы викторина сорауларына җавап биргәндә күрсәттеләр.
Аннан соң аларга Шапокляк «Лучик»тан катлаулырак бәйгеләр, җитезлеккә, көчкә һәм зирәклеккә сынау уеннары тәкъдим ителде. Ярыш араларында алып баручы балаларга һава торышы һәм җәй фасылының билгеләре турында аңлатты.
Ахырдан бәйгедә катнашучыларга баллы күчтәнәчләр өләшенде. Уен бик күңелле үтте!