2 нче июльдән 19 нчы июльгә кадәр Теләче урта мәктәбендә «Патриот» хезмәт һәм ял лагере эшләде. Соңгы көнне балалар спорт ярышларында актив катнаштылар: футбол, волейбол, баскетбол уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагере "Патриот" тәрбияләнүчеләрнең хәтерендә Изге Болгар иленә сәяхәт һәм куңелле очрашулар белән матур истәлекләр генә калдырды.