Бүген Теләченең 3нче балалар бакчасында «Әдәплелек көне» дигән акция узды.

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Көн дәвамында, балалар белән төрле уеннар уйнаганда, коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы тәрбияләнде. Балалар “Мин – әдәпле кеше” дип аталган әңгәмә, С.Я.Маршакның “Әгәрдә сез әдәпле икән” шигыре ярдәмендә әдәпле кеше нинди сыйфатларга ия булуы турындагы белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар. Үткәрелгән чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур, чөнки алар балаларны кече яшьтән ук, бер-берсенә карата ярдәмчел булырга, олыларга карата мәрхәмәтле, дус-тату уйнарга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International