Районыбыз хуҗалыкларында миллек җыю эше бара.

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Традиция буларак, аларга бу эшләрендә районыбызның төрле оешмалары ярдәмгә килә. Авыл хуҗалыгы тармаклары, югары технологияләр ярдәмендә күпме генә камилләшсә дә, электән килгән яфраклы азык җыю үз көчендә калды. Чөнки төрледән-төрле итеп җыелган бу себеркеләрдә, хайваннар өчен файдалы булган, барлык төр дару үләннәре дә керә. Безнең Лесной балалар бакчасы коллективы да бу эштән читтә калмады. Үзебезгә билгеләнгән нормада яфраклы азык көнендә җыеп тапшырылды. Җыелган яфраклы азык, районыбыз хуҗалыкларында файдалы кулланылыр дип ышанасы гына кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International