24 нче июль көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр" берләшмәсенә йөрүче балалар өчен поход оештырды.

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Балалар белән ял итәргә табигатькә чыгу - бу үзе бер вакыйга. Балалар “Туган як сукмаклары буйлап” дип исемләнгән әлеге чарада бик теләп катнаштылар, алар өчен алдан махсус уен-сәяхәт оештырылды. Әлеге чараның  максаты  балаларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү. Балалар  табигать турында шигырьләр  укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар һәм күңелле уеннар уйнадылар. Бу поход балаларның күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International