Бу атнаның темасы «Бөҗәкләр», шуңа күрә уеннар һәм бөтен эшчәнлек, әлеге кызыклы темага багышланган.

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Атна буе тәрбиячеләр балалар белән бергә бөҗәкләр турында рәсемнәр ясадылар, пазллар җыйдылар, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Йомгаклау итеп “ят һәм таныш Бөҗәкләр” дигән темага өлкән төркем балалары белән урман аланында чара уздырдык. Чараның максаты: бөҗәкләр дөньясы турында сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Балалар табигатьтә үзләренең гамәлләрен дөрес бәяли белүләрен күрсәттеләр, үз-үзен тоту белемнәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International