Сәламәтлек турында кайгырту — тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше.

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

 Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә

Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – хәрәкәтле уеннар,йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Ана теле шөгыльләрендә без балалар белән “Күз бәйләш”,“Оясыз күке”, “Куян”, “Казлар-аккошлар”, “Җиз бүкән”, “Песи һәм тычкан” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар арасында ярышка нигезләнгән, ярыш элементлары булган спорт уеннары билгеле бер урын алып тора. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасында спорт уеннарының милли варианты буларак, җылы яз көннәрендә яисә җәй башында кече Сабантуй уеннары үткәрелә- көрәш, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, агач кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, биеклеккә сикерү, тизлеккә йөгерү, ат чабышы,капчык сугыштыру кебек ярышлар оештырабыз. Спорт уеннары ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек , тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез.Балалар спорт уеннарын бик яратып уйныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International