26 июль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан торак йорт каршындагы балалар мәйданчыгында, ачык һавада «На скамейке летним днём, книжку в руки мы берём!» дип исемләнгән кычкырып укулар циклы оештырылды. Биредә һәр бала үзенә ошаган әсәрдән табигать турында өзек укый алды. Соңыннан укылган китаплар хакында фикер алышу үткәрелде. Әлеге укулар циклының максаты: балаларның җәйге ялын күңелле итеп оештыру гына түгел, аларның күзаллауларын киңәйтү һәм китапханәгә яңа укучылар тарту да иде.