Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ менә шул яклардан килгән гадәт. Рәсми рәвештә дуслык көне 2011 нче елда кабул ителгән.
Бүгенге көн Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында Халыкара дуслык көне буларак узды. Бу көнне безгә кунакка Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы бүлегендә эшләүче социаль педагог Гайнутдинова Ф.Т. килде, ул зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларга дуслык турында әңгәмә оештырды, уеннар уйнатты, аннары күмәкләшеп төсле акбурлар белән рәсем ясау ярышы узды.