Бу танышулар Арча районында булды һәм делегатлар составында мин, Баландыш мәдәният йорты директоры да бар идем. Өч көн дәвамында Арча районында оешманың “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланышы” дигән темага күчмә утырышы булды. Җир шарының төрле почмакларыннан: Саратов, Ханты-Мантийский, Кыргызстан, Самара, Польша, Белорусия, Австралия һәм башка 13 чит өлкәдән килгән милләттәшләребез белән дуслаштык. Кунаклар Арча шәһәре, пед.көллият, музейлар,Ташкичү, Яңа Кишет, Кушлавыч, Яңа Кырлай авыллары, андагы фольклор төркемнәре, мәдәният һәм йолалар белән таныштык.