Дуслык – теләсә нинди байлыктан, алтын – мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдәякын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җинеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Нәкъ шундый ышанычлы дусларны, нык дуслык хисләрен Дуслык көне тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итә.
30 июль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья дуслык көне уңаеннан исәптә торган балалар белән “Без һәрчак дус яшибез” дип исемләнгән чара үткәрделәр.Балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелде, төрле кызыклы уеннарда да балалар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар асфальтка рәсем ясадылар.