Укучыларга шагыйрьнең балалар өчен язылган иң популяр әсәрләре тәкъдим ителде. Роберт Миңнуллин көнкүреш темаларына күп яза, әмма шул ук вакытта тирән, милли рухлы шагыйрь булып кала һәм барыннан да элек, күпгасырлы татар әдәбияты традицияләренә һәм халык авыз иҗатына таяна. Аның китаплары кешелеклелек «дәресләре», рәхим һәм шәфкатьлелек белән тулы.