Бүген безнең бакча базасында бакча тәрбиячеләренең август киңәшмәсе булып узды.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте. Үзләренең математика буенча яңа проект куллану тәҗрибәләре белән өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. уртаклашты. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар, тәрбиячеләр Давлетшина Р.Н.  һәм Хисаметдинова Л.Н. тарафыннан уздырылган, әлеге балалар бакчасында киң кулланыш алган “Мате:+”  инновацион проекты буенча зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә ачык шөгыль дә карап уздылар. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты,  Татарстан республикасының милли мәгарифне үстерү институтының психология фәннәре кандидаты Башинова С.Н. кунак булып килгән иде. Ул әлеге проектның җитәкчесе буларак бакчадагы эшчәнлеккә югары бәя бирде. Алга таба эшләү юлларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International