16 август көнне Теләче балалар китапханәсендә Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган «Белый, синий, красный цвет – символ славы и побед» фото - материаллар күргәзмәсе оештырылды.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Күргәзмә янында үткәрелгән әңгәмә барышында китап укучылар өч төсле Россия флагының килеп чыгу тарихы һәм «яшәешенә» кагылышлы берничә кызыклы факт белән таныштырылды, шулай ук андагы төсләрнең нәрсәне символлаштыруы, флаг нинди оешма, биналарда булырга тиеш һәм башкалар турында искә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International