8 август көнне Теләче район культура йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныф укучылары, әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә быел беренче сыйныфка баручы 155 балага барлык уку әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.
Тантанага килгән районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринат улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм аниматор катнашында концерт номерлары белән алып барылды.