2018 елның 13 нче август көнне “2018-2019 уку елында белем бирү учреждениеләрендә тарих һәм җәмгыять белемен укытуның актуаль мәсьәләләре” темасына Теләче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең тарих фәннәре буенча кураторы, милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Хәния Миннебай кызы Җиһангәрәева чыгыш ясады. Район методик берләшмә җитәкчесе Хәсәншина Венера Мәсгүтовна укытучыларны үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды.  Киңәшмәдә Шәтке урта  мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Ибраева Зәлидә Госмановна, Олы Мишә урта мәктәбеннән Газизуллин Радик Әнварович, Иске Җөри урта мәктәбеннән Зәйнетдинова Диләрә Хәкимовна һәм Гарифуллина Рузилә Сәетшевналар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International