Бу бәйрәмдә Теләче сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары тарафыннан «Булсын җирдә тынычлык » дип исемләнгән күргәэзмә оештырылды. Ял итүчеләр һәм килгән кунаклар күргәзмәне зур кызыксыну белән күзәттеләр, сәнгать мәктәбе укытучылары белән әңгәмә кордылар. Бу күргәзмә 1нче сыйныфка укырга килучеләр өчен ачык ишекләр көне буларак та күрсәтелде.