28 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә Республика көненә багышланган "Чәчәк ата, яши матурлана, туган ягым – газиз төбәгем” дигән темага әдәби мәйдан үткәрелде.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Китапханәче балаларга Республика көне турында  сөйләде. Балалар өчен Татарстан Республикасының тарихы, халыкара традицияләре   буенча викторина үткәрелде. “Туган җирем - Татарстан” дип  исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.  Балалар  бу чарадан бик канәгать калдылар, әдәби мәйдан  Республика   гимнын тыңлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International