Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрикләргә Баландыш төп мәктәбенә мәртәбәле кунаклар килде. Теләче районы газетасы “Татмедиа” АҖ филиалы директоры-баш мөхәррир Л.Й.Хузин, Баландыш авылы җирле үзидарә җитәкчесе Йосыпов Р.М һәм авылыбызның эшмәкәре Мухаметшин Р.Ш. укучыларга җылы теләкләр, зур бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм белән!