4 сентябрь көнне Әбде авылы китапханәсендә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 73 ел тулуга багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Балаларга бу сугышның тетрәндергеч вакыйгалары турында презентация күрсәтелде. Шулай ук 1945 елның 6 августында Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә булган фаҗига –атом бомбасына тотулары турында искә төшерелде. Хәтер сәгатенең максаты – балаларга планетаның киләчәге алар кулында икәнлегенә төшендерү булды. Балаларга соңыннан кәгазь торналар ясарга тәкъдим ителде.