12 сентябрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Җыелышка Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  һәм район мәгариф бүлеге методисты Җиһангараева Х.М. чакырулы иде. Алар җыелышта чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәрен тыңладылар.

    Балалар бакчасы мөдире Ф. Ф. Хәсәншина ата-аналарга узган уку елы вакыйгалары, киләсе уку елына эш планнары турында сөйләде, ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Шулай ук җыелышта өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. балалар бакчасында тәрбия-белем бирү процессын оештыру турында аңлатып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International