Балалар «Урманга булышыйк!» дип аталган экологик чарада бик теләп катнаштылар. Алар якын-тирәдәге урман аланына сәяхәткә барып, табигатьнең көзгә алмашуын күзәтеп, аның матурлыгына хозурланып кайттылар. Әти-әнилэре белән балалар өйләреннән алып килгән яшь агачларны утырттылар. Мондый эшләр белән балаларыбыз дөрес тәрбия алып, киләчәктә табигатькә сакчыл карап, урманнарыбызның матурлыгын, байлыгын саклап калырлар дип ышанып каласыбыз килэ.