Бишенче ел башлангыч укучыларына Мәдәни көндәлек бирелә.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәдәни дәрес үткәрелде. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар.  Китапханәче башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырды. Сүз укытучыларга бирелде. Алар  укучыларны актив булырга өндәделәр һәм уңышлар теләделәр. Ахырда балаларга мәдәни көндәлек өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International