Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсе, Айдар башлангыч мәктәбе укытучылары белән берлектә, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты кысаларында, «Минем мәдәни көндәлек»дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Китапханәче А. Фаляхова балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге», аны тутыру кагыйдәләре турында сөйләде һәм укучыларга проектта актив катнашуларын теләде.