Моннан берничә ел элек яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшыру проекты гамәлгә кергән иде.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Кече яшьтәге укучы балаларны китапханәгә, театр, музейларга “алып килгән” бу башлангыч республикабызның уникаль табышы булды. 14 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. шушы проектны тормышка ашыру өчен үзенең бөтен көчен куеп беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру өчен китапханәдә мәдәни дәрес үткәрде.

"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International