Татарстан территориясендә бу акция инде ничәнче тапкыр рәттән уза. Территорияләрне төзекләндерү, чистарту, чүп-чардан арындыру буенча чаралар сентябрь дәвамында үткәреләчәк. Чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә. Шул уңайдан 13 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә һәм укучылар катнашында авыл чишмәсе яннарын чүпләрдән арындырдылар. Табигатьне саклау буенча әлеге массакүләм чарада барлык халыкта актив катнашырга тиеш.