Әдәби танышу сәгате

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Күбәләк” балалар бакчасында, балалар язучысы А.Алишка 110 ел тулу уңаеннан “Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә” исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.

Балалар китапханәче апалары укыган “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар” әкиятләрен бик ихтибар белән тыңладылар һәм ахырдан фикер алыштылар. Шулай ук “Балаларга иң гадел дус” исемле китап күргәзмәсе белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International