Зөлфия Камиловна укучыларны гриппның беренче билгеләре һәм аны кисәтү чаралары белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әңгәмә ахырында Зөлфия Камиловна халык медицинасы белән таныштырды һәм укучыларга ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.