Җәй буе Максабаш мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшләде. Безнең хезмәтебез нәтиҗәсендә мәктәбебез, тирә-якка ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Без шулай ук яшелчәләр үстерүгә дә зур игътибар бирәбез. Бигрәктә кишер һәм чөгендердән мул уңыш җыеп алабыз. Чөнки алар составында кеше организмы өчен кирәкле витаминнар күп.
Ангина белән авырганда тамакны кишер согы белән чайкыйлар. Яңа уылган сусыл кишер ашауның да файдасы бар. Азканлылык, атеросклероз чирләре вакытында, күз күрүе начарланганда, эч кипкәндә көн саен 100 грамм уылган кишер ашыйлар. Үт куыгында, сидек куыгында, бөердә таш булганда термоста 3 аш кашыгы кишер орлыгына 3 стакан кайнар су коеп 8 сәгать төнәтәләр. Суынган төнәтмәне көнгә 3 тапкыр ашарга 20 минут кала 1 стакан эчәләр. Искәрмә. Бөер-таш авыруларының көчле формасы белән авырганда кишер ашаудан тыелырга кирәк. Сәламәт кеше дә кишер соклары белән бик мавыкмасын иде. Артыкка китсә, баш авырта, биткә бетчә чыга, температура күтәрелә, сөяк буыннарында авырту сизелә.