Шәтке урта мәктәбе, Теләче урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Кукмарадан «Зенит» командасы, Яна Кенәр мәктәбе командасы, Арча1, Арча 2 командалары – барлыгы 7 команда катнашкан әлеге ярышларда гомуми катнашучылар саны 63 иде.
Тантаналы ачылышта ярышларнын иганәчесе, «Агролак» ширкәте җитәкчесе Гыйләҗетдинов Ф.Ф., Шәтке урта мәктәбе директоры Ибушев А.А., «Теләче» балалар спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин Д.С. катнашты. Гыйниятуллин Д.С. «Агролак» ширкәте җитәкчесенә волейбол ярышларын уздыруда һәрдаим матди ярдәм иткәне өчен районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Гыйниятуллин И.С. улы исеменнән рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Шәтке урта мәктәбе директоры Ибушев А.А. да рәхмәт хаты белән бүләкләнде, тренер-укытучы Гәбделхаев Р.Х. балалар спорт мәктәбе тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урында – Шәтке урта мәктәбе командасы
2 урында – Кенәр
3 урында – Кукмара
4 урында – Олы Мәтәскә
5 урында – Арча 1
6 урында – Арча 2
7 урында – Теләче урта мәктәбе командалары.
1,2,3 урын алаган командалар диплом, медаль, Кубок белән бүләкләнделәр. “Теләче” балалар спорт мәктәбе коллективы ярышларда катнашучыларга һәм уздыруда ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдерә.