Баландыш авыл китапханәсендә 25 нче сентябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Китап дөньясына балачак дөньясы аша " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Китаплар кешене кечкенәдән озата бара башлый. Башта ул әкиятләр, аннары мәктәпкә килгәч, халык авыз иҗаты әсәрләре, балалар әдәбияты классикларының әсәрләре белән даими танышып торалар. Әмма балалар әдәбияты төрле формада булырга мөмкин, элек бу, нигездә, әкиятләр, мәсәлләр булса, хәзер жанр һәм китап төрләре саны шактый киңәйде. Шуның аркасында һәр балага үзенә кызыклы нәрсә таба алу ихтималы артты.  Әңгәмә ахырында балалар җәйге каникуллар вакытында укылган китаплар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International