29 сентябрь - язучы-прозаик һәм драматург Габдрахман Минскийның тууына 112 ел.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. 1928 елда берьюлы кечкенә-кечкенә өч китабы – «Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле көлке хикәяләр җыентыклары һәм «Яңа яшьләр» дигән комедиясе дөнья күрә, ә аннан соң «Мансуровлар гаиләсе» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. «Язның беренче көне» (1963), «Яшенле яңгыр» (1966) исемле күләмле повестьларын яза. Әлеге датага багышлап  Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язучы һәм журналист” исемле күргәзмә куелды. Г.Минский – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International