Укытучылар көне- якты , ихлас бәйрәмнәрнең берсе ул.

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе.  Шушы хөрмәттән бүген район мәдәният йорты район педагогларын, тәрбиячеләрне үзенә җыйды. Мактау һәм котлау сүзләре белән Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф . , Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесеХамидуллин И.Х., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. чыгыш ясадылар. Традиция буенча, югары хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән педагогларны хөрмәтләп, аларга рәхмәт хатлары һәм почет грамалары тапшырылды. Шулар арасында Теләченең беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. бар иде. Чын йөрәктән аны әлеге лаеклы бүләге белән котлыйбыз, алга таба да биек үрләр яулавын телибез!м

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International