14 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында хәтер көне уңаеннан, «Бу – безнең тарих!» исеме астында түгәрәк өстәл, әңгәмә уздырылды.

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Әңгәмәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән, явыз Иван Грозный тарафыннан 1552 елда Казан ханлыгы басып алыну тарихы, Ханбикә – Сөембикә идарә иткән дәвер, Сөембикә манарасы салыну тарихы искә тошерелде. Бу вакыйгаларга 466 ел вакыт узган булса да, татар халкы үзенең тарихын онытмый һәм укучылар алдына татар халкының тарихын онытмаска дигән максат куелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International