15 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре “Читаем Лермонтова” исеме астында акция уздырдылар. Укучыларга авторның китапларын тәкъдим итеп, аның тормыш юлы белән таныштырдылар, шагыйрь тормышының күренекле фактларын яктырткан “Михаил Юрьевич Лермонтов” дигән буклетлар өләштеләр. Укучылар тарафыннан, аның шигырьләре кычкырып укылды һәм теләгән һәркем рус язучысы М.Ю. Лермонтовка багышланган әдәбият, авторның үз иҗаты белән таныша алды.