Әлеге чара авыл тормышы проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын ныграк җәлеп итү максатын күздә тота. 14 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, ”Йөзләрендә иман нуры, башларында ак калфак” дип исемләнгән -хатын-кызларга багышланган кичә үткәрделәр. Очрашу кунаклары-китапханә укучылары. Кичә барышында хатын-кызлар турында җырлар, шигырьләр, юмористик монологлар яңгырады һәм яңа китапларга күзәтү ясалды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.