Терек һәм терек булмаган табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәтү, тирә- яктагы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, табигать объектлары арасындагы бәйләнешләрне күзаллау формалаштыру, фенологик күзәтүләр алып барырга өйрәтү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең биология укытучысы укучылар белән көзге табигатькә экскурсияләр оештыра. Укучылар шул ук вакытта табигый материалларны да дөрес җыю кагыйдәләрен үзләштерәләр.