16 октябрь көнне урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» VI төбәкара акциясе узды, аңа Теләче балалар китапханәсе дә кушылды.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныштырылды, аның иң танылган әсәрләренә кычкырып укулар оештырылды. Әлеге укулар вакытында авторның «Парус», «Бородино», «Казачья колыбельная песнь», «Ребенка милого рожденье», «Ангел», «Ребенку» шигырьләре һәм «Ашик - Кериб» хикәясе яңгырады. Чара ахырында М.Ю. Лермонтовның кыскача биографиясе һәм китапханәдә булган әсәрләре язылган буклетлар таратылды. Шулай ук «Взгляд на творчество М.Ю. Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International