Бүген КечеКибәхуҗа төп мәктәбендә тарих укытучысы Асманова Т.М. «Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән темага Парламент дәресе үткәрде. Ул укучыларга презентация ярдәмендә республикабызның законнар чыгаручы органнары , аларның бурычлары, яшь буыннын иҗтимагый- сәяси эшчәнлектә катнаша алу мөмкинлеге, кеше тормышында законнарның роле белән таныштырды. Яшь буын үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тиешлеген аңлатты.