Инглиз телен өйрәнәбез!

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бала татар теле  белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга,үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Районыбызның 1нче санлы  балалар бакчасында әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел,инглиз телендә дә җөмлә төзеп,сорауларга җавап бирә ала. Тәрбияче Фаляхиева Г. И. шөгыльләргә  ныклап әзерләнә,  күрсәтмә әсбаплар да,аудиоматериал да яшь үзенчәлеген исәпкә алып сайлана. "Күңелле инглиз теле" дип аталучы түгәрәктә безнең балалар яратып шөгыльләнә. Сабыйларның инглиз телендә төсләрне әйтүләре, санап күрсәтүләре, үзләренең исемнәрен тулы җөмлә белән атаулары тәрбияченең олы  хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International