Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Утес», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Шулай ук укучылар игътибарына "Аның исеме йөз еллык түгел..." дип исемләнгән М. Ю. Лермонтовның китаплары буенча өстәл әдәби күргәзмәсе тәгъдим ителде.