Барлыгы 12 команда, 90 артык спортчы катнашкан әлеге турнирда «Теләче» балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашты. Кызлар арасында 48 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Фәләхова Алсу (Теләче урта мәктәбе) – 3 урын, 52 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәйхетдинова Резеда (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, егетләр арасында 77 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Баев Илфир (Үзәк урта мәктәбе) – 2 урын, 95 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Зарипов Багир – 1 урын.
Әлеге спортчыларның тренер-укытучылары – Гыйниятуллин Ф.С., Гыйниятуллин И.С.