20 октябрь көнне Кукмара шәһәрендә 2004-2005 нче елгы кызлар арасында Бәдретдинов Илдар Гаяз улы истәлегенә волейбол буенча ачык турнир узды.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.), Теләче урта мәктәбе (тренер-укытучы Зәкиев Ә.Х.) кызлары  яклады. Барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Можга (Киров өлкәсе), Теләче, Алабуга, Менделеевск командалары. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 3 урын яулады. 1 урында – Кукмара, 2 – Можга, 3- Теләче, 4 – Менделеевск, 5 – Алабуга.

  Җиңүче командалар Кубок, медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.

   Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак”  ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International