Көзге балл

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә, 20 нче октябрь көнне, “Уңыш бәйрәме” үтте. Бәйрәм көзге ярминкәдән башланды. Укучылар көзге уңыштан ризыклар әзерләп тәкъдим иттеләр. Кичәнең икенче өлешендә “Көзге бал” программасы белән 1-11 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Программада  “Яшелчәләр парады” конкурсы, җыр-бию чыгышлары, күңелле уеннар оештырылды. Балалар җыр-бию, уеннар аша үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International